03.03.2010 Мәдәният
ХӘЙДӘР БИГИЧЕВКА ДӘВАМЧЫ БАР
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры җырчысы Илнар Ялаловка остазлары шундый бәя биргән. Мөслимдә сәнгать мәктәбе ачылышында Хәйдәр Бигичев репертуарындагы җырларны башкарган егеткә мәдәният министры Зилә Вәлиева да сокланган, иҗат уңышлары теләгән.
Халык аны "Кунак кыз” (Нур Әхмәдиев, Вил Усманов), "Белсәң иде” (Ләбиб Айтуганов), "Төшләреңә керсәм” (Гөлсәрвәр, Лилия Ахунҗанова) җырлары аша белә. Консерваториядәге укытучысы Венера Ганиева исә егетне һаман үсештә күрүенә соклана: "Укуын тәмамлавына ике ел узса да, күз уңыннан җуймыйм. Илнар халык җырларын иркен җырлый. Димәк, аңа алдан ук дөрес юнәлеш бирелгән. Сулышы киң, тембры бай аның. Мин аны Җик Мәргән, Галимҗан партияләрен дә башкарырлык егет дип уйлыйм”.
Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, диләрме әле, Илнарга, чыннан да, кечкенәдән сәнгать дөньясында кайнап үсәргә туры килә. Бүген әтисе Мөслим районы хакими
...
Читать дальше »